«Яңа ел гномы»: мастер-класс (6+)
Тиздән, бик тиздән иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе – Яңа ел! 13 нче санлы китапханә уздырган чарада катнашучылар үз куллары белән ясаган Яңа ел гномы зәвыклы бәйрәм бизәге генә түгел, ә якыннарына һәм дусларына менә дигән бүләк тә булачак. Музыка һәм иҗат рухында чарада катнашучылар шимбә сәгате уздырды. Китапханәче гномнар турында сөйләде, төрле халыкларда гномнар турында ышанулар һәм легендалар белән таныштырды. Уенчыкны әзерләү өчен гади материаллар: флис, трикотаж, синтепон, бәйләү өчен ак җепләр кулланылды. P.S. «Яңа ел гномы» мастер-классы – Пушкин картасы буенча үткәрелүче чара. Китапханәнең Пушкин картасы буенча уздырылучы барлык чаралары белән рәсми сайтта һәм Культура.РФ сайтында танышырга була. |